«Гасырларда буталгансың!»- дисең…

«Гасырларда буталгансың!»- дисең.
Чеп-чи… хаклык!
Мине син ул үз-үземнән яхшы белгән.
Яннан чыжлап вакыт уза. Ә мин торып калам
Җитәкләшеп үткән заман белән.

Үткән заман: кар яуганга күз чагылган чаклар!
Һәм хат язган кара-каләм белән.
Интернетта түгел. Тәүге ярның исмен
Оялган чак кабатларга телдән.

Йолдыз санаган чак. Китап укыганнан
Үкси-үкси елый белгән мәлләр.
… Бүген гамьсезләрнең мәнсез генә
Кәгазь бозган чагы… Менә шундый хәлләр.

Роботлашкан заман. Сәердер шул
Җансызлыкка җаным әрнү. Син мең хаклы!
Тик ни хикмәт: акыл аптыратып
Шигырь саен бүлгәләнгән йөрәк яклы!

Бик теләсәм, бәлки, булыр иде
Җанны сатып. Энҗе- мәрҗән асып.
Булыр иде… Тик нигә соң миңа
Чирәмдәге иртәнге чык тансык?!.

Гасырларда адашуым хактыр. Ятлык сизәм.
Бу дөньяның күңел күзе уңган.
Бер хакыйкать: әллә иртә, әллә соңлап
Мин туганмын. Шулай кирәк булган!..

Тик шулай да садә үткән тансык! Ә бу гасыр?! Белмим?!
Кыйммәтләрнең хакы арзаннан…
Үз-үземнән ваз кичәлмим. Булмый!
Ваз кичимме шыксыз заманнан?!.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт